Яңалыклар
4 апрель 2022, 17:32

Искә алу көне күчерелде

2022 елда бу көн Ураза бәйрәменә туры килә.

Искә алу көне күчерелдеИскә алу көне күчерелде
Искә алу көне күчерелде

Республикада Ураза бәйрәме туры килү сәбәпле Мәрхүмнәрне искә алу һәм ихтирам күрсәтү көне күчерелде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров  указына ярашлы, ике ел элек республикада Мәрхүмнәрне искә алу һәм ихтирам күрсәтү көне расланды. Барлык конфессия вәкилләре 2 майны сайлады. Әмма 2022 елда бу көн Ураза бәйрәменә туры килә.

«Без Тәлгать Таҗетдин, Никон, Башкортстан мөселманнарының Диния назәрәте рәисе Айнур Биргалин белән киңәшләштек тә, Искә алу һәм ихтирам көнен 30 апрельдә үткәрергә кирәк дигән фикергә килдек», — дип хәбәр итте Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев.

Исегезгә төшерәбез, 30 апрель — озын ялларның тәүге көне. Бу көндә Башкортстанда яшәүчеләр, нинди дин тотуына карамастан, зыяратларны тәртипкә китерә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас