Яңалыклар
4 апрель 2022, 14:54

Авиаэлемтә мөмкинлекләре киңәя

Русия  52 илгә очышларны тергезә.

Хәтерегездә булса, 2020 елның язында игълан ителгән коронавирус пандемиясе сәбәпле күп илләр белән авиаэлемтәгә чикләүләр кертелгән иде.

9 апрельдән Русия 52 илгә (шул исәптә Аргентина, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка республикасы һәм башка дустанә илләр) очуга кертелгән чикләүләрне  бетерә. Бу хакта премьер-министр Михаил Мишустин сүзләренә сылтанып, ТАСС хәбәр итә.

“9 апрельдән без Русия һәм башка илләр арасындагы даими, чартерлы очышларга кагылган коронавирус чикләүләрен бетерәбез”, – диде ул һәм тиешле документка бүген, 4 апрельдә кул куелды дип өстәде.

Премьер сүзләренчә, коронавирус инфекциясе белән авыручанлык дәрәҗәсе кими, шуңа Русия авиакомпанияләре оча алырлык юнәлешләрне киңәйтергә кирәк.

“Хәзер без 52 ил белән авиаэлемтәне тергезәбез. Боларга Аргентина, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка республикасы һәм безнең ил өчен дустанә мөнәсәбәттәге башка дәүләтләр керә”, – диде Михаил Мишустин, моңарчы чикләүләрсез 15  илгә, шул исәптә Евразия икътисади союзының кайсыбер дәүләтләренә, Катар, Месикага очып булуын искә төшереп.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас