Яңалыклар
4 апрель 2022, 10:27

1 майга калырга тиеш түгел!

Сүз кышкы пычрак һәм язгы өмәләр хакында

1 майга калырга тиеш түгел!1 майга калырга тиеш түгел!
1 майга калырга тиеш түгел!

1 апрельдән "Яшел яз" бөтенрусия экология марафоны старт алды. Ул үз эченә республикада үтәчәк Чисталык көннәре, “Яшел Башкортстан”, “Хәтер бакчасы” һәм “Хәтер көне” акцияләрен үз эченә ала. Беренче тапкыр «Шина» экология акциясе үткәреләчәк.

Әлеге акцияләрне уздыру шәһәр мохитенең сыйфатын күтәрүгә уңай йогынты ясый.
Республикада, гадәттәгечә, “Яшел Башкортстан” акциясе елга ике тапкыр үтә, республиканың барлык муниципаль берәмлекләре агач һәм куаклар утыртуда катнаша. Агымдагы елда акцияне 23 апрельдән башларга һәм 10 майда тәмамларга тәкъдим ителә. Ә бердәм көн 23 апрельдә сайланган.

Моннан тыш, Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә муниципалитет башлыкларына һәм БР Торак-коммуналь хуҗалык министры Алан Марзаевка авыл һәм шәһәрләрне 1 майга кышкы пычрактан тазартып бетерергә кушты.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас