Яңалыклар
2 апрель 2022, 11:19

Бүген Уфада күләмле рейдлар бара

Башкортстан Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе, бүген, ягъни 2 апрельдә, Уфа урамнарында күләмле рейдлар үткәрә.

Бүген Уфада күләмле рейдлар бараБүген Уфада күләмле рейдлар бара
Бүген Уфада күләмле рейдлар бара

Рейдларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында авыр нәтиҗәләргә китергән аварияләрне булдырмас өчен водительләрне тикшерәчәкләр.
Дәүләт автоинспекциясе исерек хәлдә руль артына утырган водительләргә 30 мең сум күләмендә административ штраф һәм ел ярымнан ике елга кадәр водитель танытмасыннан мәхрүм итү янавы хакында транспорт белән идарә итүчеләрнең тагын бер кат исләренә төшерә.

"Башинформ".

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас