Яңалыклар
2 Апреля 2022, 07:36

Апрель дәррәү килмәкче...

Һава торышы белгечләре апрель аена төгәл фаразларын яңгыратты.

Апрель дәррәү килмәкче...Апрель дәррәү килмәкче...
Апрель дәррәү килмәкче...

Бу ял көннәрендә һәм алдагы атна башында республика территориясендә Урта диңгез циклоны өстенлек итәчәк. Циклон республика районнарына явым-төшемнәр китерәчәк. Нигездә яңгыр явачак, бүген төньяк районнарда көчле яңгыр явуы көтелә. Көньяктан килгән җылы һава агымы нәтиҗәсендә 3 апрельдә һава температурасы 0, +5, көндез +7, +12 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу - нормадан 4 - 6 градуска югарырак. Карның ныклап эрүе күзәтеләчәк, бу исә үзәнлекләрне кар суы басачак дигән сүз.
Дала елгалары 5 - 13 апрельдә боздан арчыла башлаячак, аның иң көчле чагы 7-15 апрельгә туры киләчәк. Елгалар боздан арчылганда боз бөкеләре хасыйл булуы, моның торак пунктларын су басуына китерүе мөмкин.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас