Яңалыклар
2 апрель 2022, 08:15

14 шәһәребез ямьле калалар исемлегендә

Республиканың 14 каласы Русия Төзелеш министрлыгының шәһәрдә яшәүчеләр өчен уңайлы булган шәһәрләр исемлегенә керде.

14 шәһәребез ямьле калалар исемлегендә14 шәһәребез ямьле калалар исемлегендә
14 шәһәребез ямьле калалар исемлегендә

Уфа миллион халкы булган шәһәрләр исемлегендә алтынчы урынны алды.
"2020 ел белән чагыштырганда безнең башкала бер баскычка югарырак күтәрелде һәм республиканың әлеге исемлеккә кергән шәһәрләре саны да икеләтә артты. Уфадан тыш, алар - Туймазы, Дүртөйле, Агыйдел, Баймак, Стәрлетамак, Бәләбәй, Ишембай, Яңавыл, Сибай, Октябрьск, Бөре, Мәләвез һәм Салават шәһәрләре", - дип язды республика җитәкчесе Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрдәге битләрендә.
Радий Хәбиров билгеләвенчә, торак пунктларында яшәүчеләр өчен бар да уңайлы булсын өчен республикада күп эшләр башкарыла. Мәсәлән, 2021 елда республиканың 63 муниципалитетында 146 җәмәгатьчелек киңлеге төзекләндерелгән.
"Хәзер яңа сезон ачылганны көтәбез. Кар эрү белән көнүзәк мәсьәләләрне чишәргә - юлларда чокыр-чакырларын ямарга - тотыначакбыз. Аннары зуррак бурычларга күчәчәкбез. Атап әйткәндә, Бәләбәй, Туймазы, Күмертау, Бөре, Межгорье һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә эшкә күчәчәчәкбез. Бу шәһәрләр 2021 елда төзекләндерү буенча Бөтенрусия конкурсында җиңделәр һәм федераль финанслауга ия булдылар", - ди Радий Хәбиров.
2022 елда бөтен Башкортстан буенча 122 җәмәгатьчелек территориясен ямьләндерү планлаштырыла. "Бу эшләр халкыбыз өчен бик мөһим һәм без авырлыкларга карамастан аны дәвам иттерәчәкбез",- дип ышандыра республика җитәкчесе.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас