Яңалыклар
1 апрель 2022, 10:02

Монда спорт белән шөгыльләнәчәкләр

Бу физкультура-сәламәтләндерү комплексы кайсы районда төзелә?

https://vk.com/radiyhabirovhttps://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov

Бүген, 1 апрельдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Борай районына барды. Борай авылында ул заманча физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелеше белән танышты.

“Кайда яшәвенә карамастан, республиканың һәр кешесенә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булсын. Без әнә шуңа омтылабыз. Балалар дәресләрдән соң үзләренә ошаган спорт төре белән шөгыльләнә алсын. Өлкәннәр көндәлек проблемалардан арынырлык булсын. Спорт барысы өчен дә тормыш нормасына әйләнсен”, – шулай дип белдерде төбәк җитәкчесе үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә.

Борайдагы физкультура-сәламәтләндерү комплексында көрәш һәм туплы спорт уеннары белән шөгыльләнү өчен спорт залы, тренажерлар, душ, массаж бүлмәләре булачак. Резина япмалы ачык мәйдан да ясалачак.

Яңа комплекс 2022 ел ахырына файдалануга тапшырылырга тиеш.

“Эшне туктатмыйбыз, бар республика буенча ФОКлар төзүне дәвам итәчәкбез. Бу – безнең сәламәтлек һәм безнең киләчәк”, – ди Радий Хәбиров.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас