

Президент грантларына үткәрелгән бәйгеләрдә катнашу буенча Башкортстан Русия төбәкләре арасында өченче урынга чыккан.
Президент грантлары фонды 5 ел эчендә оештырган 13 бәйгедә бездән 4718 гариза тапшырылган. Бу – Санкт-Петербург (5310 гариза) һәм Волгоград өлкәсеннән (4841 гариза) кала өченче урын. Монда Мәскәүнең үзен исәпкә алып тормаганнар. Ә барлыгы ил буенча 120 меңнән артык проект тапшырылган.
Башкортстанга килгәндә, бездән җиңүләргә иң күбе Уфа, Стәрлетамак, Сибай шәһәрләре, Гафури, Стәрлетамак, Яңавыл районнарыннан җибәрелгән проектлар ирешкән.
2019 елдан алып, президент грантларын оту буенча Башкортстан – илдә ким дигәндә 4нче, ә Идел буе федераль округында 2не урынны яулый.