Яңалыклар
1 апрель 2022, 06:12

Безнең турыда яңа фильм

Карамый калмагыз!

mechetlinskayalife.rumechetlinskayalife.ru
mechetlinskayalife.ru

Моннан ике елдан артык элек коронавирус исемле йогышлы чир безнең тормышка килеп керде һәм үз уенын башлады.

 Аның икътисадка һәм медицинага булган йогынтысының нәтиҗәләрен безгә озак татырга туры киләчәк. Хәер, ул бүген дә безнең арадан китеп бетмәде әле.

“Башкортстан. Хроникалар. COVID” дигән беренче фильмны хәтерлисездер? Ә хәзер аның дәвамы буларак яңа фильм – “Яңа чакырылыш” – “Новые вызовы” әзерләнде. Бу – читтән күзәтү, проблема турында тирәнтен уйлану фильмы...

“Башкортостан. Хроники. COVID. Новые вызовы” документаль фильмының премьерасын БСТ телеканалында 5 апрельдә 19.00 сәгатьтә карый аласыз. 2021 елдагы кебек үк, бу фильм да безнең турыда һәм безнең өчен. Карамый калмагыз!

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас