Яңалыклар
31 март 2022, 09:06

“Кунакчыллык осталары”

Конкурс тиздән башлана. 

Башкортстан туризмы вәкилләрен “Кунакчыллык осталары” федераль конкурсында катнашырга чакыралар. welcomecup.ru сайтында конкурсның өченче сезонында катнашырга теләүчеләрне теркәү башланган. Катнашуга туризм өлкәсе практикларын, профильле белем алучы студентларны чакыралар. Конкурс белгечләр компетенциясен һәм сервис стандартларын арттыруга, туризм тармагында өметле кадрларны ачыклауга юнәлтелгән. Конкурс барышында катнашучылар эшлекле һәм һөнәри үзлекләренә комплекслы бәя алачак.

–Туриндустрия катнашучылары өчен мондый чаралар бик мөһим. Бүгенге шартларда без эчке туризмны үстерергә тиеш. Безнең туроператорлар һәм экскурсоводлар үзләрен “Кунакчыллык осталары”нда үзләрен актив күрсәтәләр һәм конкурстан бүләкләрсез кайтканнары юк”, –  диде БРның туризм буенча дәүләт комитетының рәисе вазифасын башкаручы Ринат Фаткуллин.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас