

Бүләкләр тапшырылды.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Луганский һәм Донецк халык республикаларында эшләп кайткан табибларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар анда җирле табибларга яралыларны дәваларга ярдәм итте.
– Безнең табиблар анда бер айга якын эшләделәр, белгечләргә ярдәм иттеләр, – диде Радий Хәбиров. – ДНР һәм ЛНР җитәкчелеге, Донбассның табиблары Башкортстан табибларына олы рәхмәт белдерде. Хәтерегезгә төшерәбез, 20 мартта Донбасста эш сәфәре белән булганда Республика Башлыгы Радий Хәбиров Донецкий клиник территориаль медицина оешмасында булып (ДоКТМО), Башкортстаннан ярдәмгә барган табиблар белән күрешеп, аларга гражданлык позициясе һәм Донбасстагы коллегаларына бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
Башкортстан һәм ЛНР бүләкләренә шулай ук Добасска гуманитар йөк илткәндә кыюлык һәм югары һөнәри осталык күрсәткән республика власть органнары хезмәткәрләре дә лаек булды. Шәйморатов генерал ордены белән Республика Башлыгының эшләр белән идарә итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Вадим Гәрәев һәм Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәте һәм мәгълүмат Идарәлеге киңәшчесе Илшат Казакулов бүләкләнде.