

Рецептсыз дару саткан өчен даруханәләргә штраф салырга мөмкиннәр. Росздравнадзор аптека җитәкчеләренә шул хакта кисәтү ясаган. Преператларны рецептсыз сату – ул кайсыбер даруларның ясалма дефицитын барлыкка китерүче сәбәп булып тора дип исәплиләр ведомствода.
“Кешеләр әллә ничә елга җитәрлек дару запасы туплап куя. Шул ук вакытта кайсыбер даруханәләр рецепт белән генә җибәрелергә тиешле даруларны, кагыйдәләрне бозып, рецептсыз саталар. Шуңа дистрибьютерлар аптекаларны дарулар белән вакытында тулыландырырга өлгерми”, – дип аңлаталар Росздравнадзорда.
Ведомстводан әйтүләренчә, препаратлар сату кагыйдәләрен бозган даруханәләргә – юридик шәхесләргә – 100 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф яки эшчәнлекләрен 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору яный.
“Бүген барлыкка килгән дефицит өчен аптекалар җавап тота. Әмма табиблар да законны боза. Алар – рецепт язып бирергә, ә пациент аны даруханәдә күрсәтергә тиеш”, – ди Пациентларның бөтенрусия берлеге рәистәше Юрий Жулев.
Әгәр барысы да закон кысаларында эшләсәләр, ясалма дефициттан качып котылып булачак, дип белдерә ул.