

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына мунчада янгын чыгуы турында хәбәр килә. Янгын-коткару подразделениесе килеүенә мунча, йорт һәм йорт верандасына ут каба.Йорт хуҗалары өлкән яшьтәге ир белән хатын янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче ут тозагыннан чыгу бәхетенә ирешә, пешү-яра-фәлән алмыйлар.
Морак авылы 1 санлы мәктәбенең 7 классы укучысы Арслан Шафиковның тәвәкәлләге һәм кыюлыгы аркасында аларның гомере куркыныч астында калмый. Үсмер мунчада чыккан янгынны күреп ала. Шунда ук күршеләренә кереп янгын турында хәбәр итә, янгын сүндерүчеләрне чакыра. Тик хуҗалар ишек аша чыга алмый -чыгу юлын ут бикли. Арслан тәрәзәне ачып, 68 яшьлек йорт хуҗасына чыгарга булыша. Абзыйның бер аягы булмау сәбәпле аңа тәрәзә аша чыгу үтә катлаулы булыр иде. Инвалид коляскасы белән таякларын да "коткарып" өлгерәләр. Аның 67 яшьлек тормыш иптәшенә дә үсмер тәрәзә аша чыгарга булыша. Янгын сүндерүчеләр 117 квадрат метрга җәелгән утны сүндерә.
Русиянең Башкортстан буенча идарәсе Арслан Шафиковка бүләк тапшыру мәсьәләсен карый.