

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстанда судьяларны тәгаенләү турындагы указга кул куйды.
Документ 18 мартта имзаланган. Бу хакта республиканың Югары суды сайтында хәбәр ителә.
Указга ярашлы, Краснокама районара суды рәисе итеп алгы елга Рәмил Зиязетдинов тәгаенләнгән. Иглин районара суды судьясы вазифасына – Лиана Галикәева, Кырмыскалы районара судына – Фаил Кагиров, Салават районара судына – Алексей Рузанов, Уфа шәһәренең Совет районы судына – Юлия Егорова, Уфа районы судына судья итеп Рөстәм Фәезов билгеләнгән.