+21 °С
Болытлы


Башкортстан эзтабарлары Кырымның Русиягә кушылуының сигез еллыгы уңаеннан 18 мартта Русия, Башкортстан һәм Кырым әләмен Ирәмәл тавына күтәрде.
“Кырым республикасы белән Башкортстан эзтабарлары 2014 елдан бирле эшли. Әмма кушылганнан соң эш яңа сыйфатлы дәрәҗәгә күтәрелде. Белогорск районында вахта үткәрәбез, Кырым эзтабарлары безгә килә. Шуңа күрә 18 март безнең өчен календарьдәге бер дата гына түгел, ә күптәнге дуслар кайтуы, – ди Башкортстан буенча "Русия эзтабарлары хәрәкәте" советы рәисе Владимир Волков.