Яңалыклар
18 март 2022, 14:20

Без бердәм!

Митинг-концертка 28 мең кеше килгән!

Без бердәм!Без бердәм!
Без бердәм!

Бүген, Кырымның Русия белән яңадан берләшүенең сигезенче еллыгында, Уфадагы Конгресс-холл каршындагы мәйданда “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” дигән зур митинг-концерт узды.
Шулай ук бу митинг-концерт Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы Русия Кораллы Көчләренә, Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүчеләргә ярдәм итүгә багышланды, аларның бәйсезлеген Русия 2022 елның 22 февралендә таныды. 

 “Zа мир!”, “Zа Россию!” лозунглары астында узган чарада катнашу өчен башкалага республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 28 мең кеше килгән! Искиткеч бердәмлек, аңлатып бетерә алмаслык теләктәшлек хөкем сөрде анда. Без бергә! Без бердәм!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас