Яңалыклар
18 март 2022, 10:11

Автойөреш үтте

Анда 150гә якын машина катнашты. 

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Бүген – 18 мартта – Кырым белән кушылган көндә Уфада патриотик автойөреш оештырылды.

Русия, Башкортстан һәм төрле гаскәрләр әләмнәре белән бизәлгән йөзләгән машина шәһәр урамнары аша үтте. Аларның озынлыгы 1 километр чамасына сузылды. “Нефтяник” стадионыннан старт алган колонна, Октябрь проспекты аша Уфа амфитеатрына кадәр барды. Аннары чарада катнашучылар Салават Юлаев һәйкәле янындагы мәйданда оештырылган “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” митинг-концертына кушылды.

Автойөрештә республика шәһәр-районнарының патриотик, яшьләр, спорт җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты. “Патриот” җәмәгать хәрәкәте җитәкчесе Ринат Хәбиров әйтүенчә, мондый чарада катнашырга теләүчеләр саны һәр саен күбәя бара. Бүген 150гә якын автомашина булган.

Шунысын да әйтергә кирәк, бүген мондый акцияләр илнең бүтән шәһәрләрендә дә үтә. 

#Zабашкортостан #ZаРоссию #ZаРодину

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас