

Соңгы вакытта Интернет челтәрендә шундый хәбәр пәйда булды: илдәге кайсыбер шикәр заводлары хакларны долларда билгеләргә тәкъдим итә.
Атап әйткәндә, алар азык-төлек җитештерүчеләргә шикәрне доллар бәясенә сатарга тели. Шул ук вакытта исәп-хисап сум белән эшләнәчәк, әмма продукцияне сату шул көндәге валютаның курсына ярашлы исәпләнәчәк.
Бу хакта азык-төлек җитештерүче компанияләрне берләштерүче “Русбренд” ассоциациясенең Монополиягә каршы федераль хезмәтенә юллаган хатында әйтелә. Оешма ведомстводан хәлгә бәя бирүне һәм карар кабул итүне сорый. Шулай ук җитештерүчеләр шикәр хакының нигезсез һәм бернинди килешүләрсез 60-70 процентка артуына да зарлана.
“Күп кенә азык-төлекне җитештерү өчен шикәр кулланыла. Шуңа аның кыйммәтләнүе азык-төлек бәяләрендә дә чагылачак”, – диелә хатта.
Илнең Авыл хуҗалыгы министрлыгында хакларны доллар белән исәпләү турында мәгълүмат белән таныш түгелбез, дигәннәр. Әле Русиянең шикәр җитештерүчеләре продукцияне гадәти режимда озата, диләр алар.