

Башкортстанда сөт җитештерү күләме елына 1 миллион тоннага җиткән. Шулай итеп әлеге күрсәткеч буенча алдынгы алты төбәк исемлегенә кергәнбез. Бу хакта Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Виктория Абрамченко әйтте.
Аның сүзләренчә, коронавирус инфекциясенә бәйле чикләүләргә карамастан, соңгы ике елда сөт тармагында үсеш күзәтелә.
“Узган ел илнең алты төбәгендә – Башкортстанда, Краснодар һәм Алтай крайларында, Ростов һәм Воронеж өлкәләрендә сөт җитештерү 1 миллион тоннадан артты. Ә Татарстан ышанычлы адымнар белән 2 миллион тоннага якынаеп бара. Әмма, 2021 елда сөт һәм аның продукциясе артуга карамастан, үзебезне тәэмин итү күрсәткече ил буенча 84 процент кына тәшкил итә”, – диде Абрамович.
Шуңа бу юнәлештә эшлиселәр күп әле. Ә бүген килеп туган хәл сөт тармагын саклап калу һәм үстерүгә тагын да ныграк басым ясарга кирәклеген дәлилли, ди ул.
“Былтыр дәүләт 54 миллиард сум күләмендә субсидия бүлде. Быел да дәүләт ярдәме сакланачак. Моннан тыш, сөт терлекчелеге тармагындагы хәлләрне җайлау максатында, мал азыгы чыгымнарын каплау өчен өстәмә 10 миллиард сум бүлү карала”, – ди белгеч.