Яңалыклар
17 март 2022, 08:46

Радий Хәбиров Владимир Путин үткәргән киңәшмәдә катнашты

Ил Президенты Русия чит илләрнең санкция басымы шартларында сынауларны уңышлы үтәр дигән ышанычын белдерде. 

Радий Хәбиров Владимир Путин үткәргән киңәшмәдә катнаштыРадий Хәбиров Владимир Путин үткәргән киңәшмәдә катнашты
Радий Хәбиров Владимир Путин үткәргән киңәшмәдә катнашты

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ил төбәкләренә социаль-икътисади ярдәм чаралары күрсәтүгә бәйле киңәшмәдә катнашты. Аны видеоконференция режимында Русия Президенты Владимир Путин үткәрде.

Ил Президенты Русия чит илләрнең санкция басымы шартларында сынауларны уңышлы үтәр дигән ышанычын белдерде. 
– Русия эшкуарлар берлегенә, компанияләрнең, банкларның һәм оешмаларның хезмәт коллективларына санкцияләргә нәтиҗәле җавап биреп кенә калмыйча, икътисадның тотрыклы үсешенә нигез дә салганнары өчен рәхмәт, – диде Владимир Владимирович. –Хөкүмәт, Русия Банкы, Федерация субъектлары башлыклары, төбәк һәм муниципаль командаларны аерым билгелисе килә. Бүгенге катлаулы шартларда сез бурычларны җаваплы хәл итәсез. 
Русия Президенты ил икътисады үсешенең төп юнәлешләрен билгеләде. 
–Без технологик, фәнни суверенитетны ныгытачакбыз, авыл хуҗалыгына, эшкәртү сәнәгатенә, инфраструктурага, торак төзелешенә ярдәм итүгә өстәмә ресурслар юнәлтәчәкбез, тиз үсә торган, динамик халыкара базарларга исәп белән тышкы сәүдә элемтәләрен үстерүне дәвам итәчәкбез. Әлбәттә, яңа чынбарлыкта икътисадның тирән үзгәрешләре кирәк булачак, һәм алар гади булмаячак. Инфляция һәм эшсезлекнең вакытлы үсешенә китерәчәк. Бу хәлдә безнең бурыч – хәвефне минимальләштерү, –диде ул.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас