Яңалыклар
17 март 2022, 15:38

Концерт туры эфирдан күрсәтеләчәк

Башкортстанлылар зур митинг-концертны республика телевидениесенең туры эфирында карый алачак.

Концерт туры эфирдан күрсәтеләчәкКонцерт туры эфирдан күрсәтеләчәк
Концерт туры эфирдан күрсәтеләчәк

 18 мартта Кырымның Русия белән кушылуына сигез ел тулу уңаеннан Конгресс-холл каршындагы мәйданда "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!" митинг-концерты уза.
2014 елда бу көнне Кырымда һәм Севастопольдә бөтенхалык референдумы үткәрелгәннән соң, Русиягә тарихи яктан үзенә караган территорияләр рәсми рәвештә кире кайтты. 
Җәмәгать эшлеклеләре башлангычы буенча митинг-концерт шулай ук Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүчеләргә ярдәм итүгә багышлана. Митингта катнашучылар шулай ук ил Президенты Владимир Путинның курсына теләктәшлек белдерәчәк. Уфадагы чара «Zамир!», «ZаРоссию!», «ZаПрезидента!» лозунглары астында узачак. Анда танылган җәмәгать һәм сәяси эшлеклеләр катнашачак. Тамашачыларны шулай ук концерт көтә. Аның хедлайнерлары Elvin Grey һәм «Город 312» төркеме чыгыш ясаячак. 
Башкортстанлылар зур митинг-концертны республика телевидениесенең туры эфирында карый алачак. Трансляцияне БСТ телеканалы оештыра. Моннан тыш, эфир «Башкортстан 24», «Сәләм» телеканаллары тамашачыларына һәм «Вконтакте» социаль челтәрендә күрсәтеләчәк.

Трансляция көндезге сәгать икедә башлана.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас