

18 мартта Уфаның «Торатау» Конгресс-холлы каршында Русия Президенты Владимир Путинның курсына һәм Русия армиясенең Украинадагы махсус операциясенә теләктәшлек йөзеннән «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дип аталган зур митинг-концерт була. Көндезге сәгать икедә башланачак митингта Elvin Grey һәм «Город 312» поп-рок төркеме чыгыш ясаячак.
Әлеге чараны уздырырга тәкъдим итүчеләр арасында Башкортстан мөселманнарының Диния назараты рәисе Айнур Биргалин да бар.
–Украинаны нацизм оясына әйләндерү, аларны коралландырып, ил халкын кырдыручыларның максатлары билгеле. Алар гомумкешелек кыйммәтләреннән читкә тайпылган һәм бар дөньяны хаостка күммәкчеләр.
Әмма без ялгыз түгел! Безнең белән бар дөнья! Мондый вакытта ил эчендә дә бердәм булырга кирәк. Куркыныч тигез дәрәҗәдә христианнарга да, мөселманнарга да, башка конфессия вәкиләренә дә яный! Бүген киләчәгебез нинди буласы һәркайсыбыздан тора. Безгә бердәмлек кирәк! Безнең солдатлар безнең киләчәгебез, балаларыбызның, оныкларыбызның һәм аларның балаларының киләчәге өчен көрәшә. Бергә җыелып без аларга теләктәшлек күрсәтергә тиеш! - ди Айнур Биргалин.