

Бүген Республика белән идарә итү үзәгеннән БСТ телеканалының “Сәләм” тапшыруына 100нче туры бәйләнеш узды. Тапшыруда БР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мәүлетбирдин чыгарылыш имтиханнары турында сөйләде.
Бердәм дәүләт имтиханы – дулкынландыргыч вакыйга. Өстәвенә, гамәлдә күренүенчә, әти-әниләр чыгарылыш сыйныф укучыларына караганда күбрәк дулкынлана. Балалар өчен “ярдәм төркеме” булу урынына, алар ирексездән хәлне куерта һәм тагын да зур стресс тудыра.
Хәлне төзәтү өчен 26 мартта Уфада “Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне” Бөтенрусия акциясе узачак. Чара бишенче тапкыр үткәрелә. Өлкәннәр өчен имтихан процедурасы укучылар өчен ничек оештырылса, бу очракта да нәкъ шулай үтә: теркәлү, металл эзләгеч аша үтү, телефоннарны һәм шәхси әйберләрне тапшыру... Быел ата-аналар өчен БДИга база дәрәҗәсендәге математика буенча биремнәр әзерләгән. Иң мөһиме – паника булмасын!
Башкортстанда Бердәм дәүләт имтиханы мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли: 8 (347) 218-03-81, 8 (347) 218-03-28.
#ЦУРБашкортостан #Салям