

Андрей Назаров билгеләвенчә, соңгы вакытларда хуҗасыз хайваннарга бәйле хәлләр торышы кискенләште, шул исәптә аларның кешеләргә һөҗүм итү очраклары ешайды. "Роспотребназор" мәгълүматларына ярашлы, ил буенча медицина учреждениеләренә 400 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итә. Кызганычка каршы, кайбер чакта хәлләр күңелсез тәмамлана. Безнең республикада да бу җәһәттән хәлләр имин дип әйтеп булмый. Былтыр гына 5 меңнән артык кеше эт тешләве сәбәпле медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән.
Караучысыз хайваннар мәсьәләсен чишү проблемалары һәм чаралары хакында БР ветеринария идарәсе начальнигы Азат Җиһаншин җентеклерәк сөйләде. Билгеләвенчә, бу җәһәттән проблема бар. Хуҗасыз хайваннар тәү чиратта балалар, инвалидлар өчен куркыныч тудыра, шулай ук алар юл-транспорт вакыйгаларына сәбәпче булалар.
Ветеринария хезмәте мәгълүматлары күрсәтүенчә, республикада 150 мең эт һәм 149 мең песи санала. Шулай ук якынча исәпләүләр буенча, 50 меңләп хуҗасыз хайван бар. "Роспотребнадзор" мәгълүматларына ярашлы, 2021 елда республикада хайван тешләве сәбәбе белән 7979 мөрәҗәгать теркәлгән, шуларның 5394 - маэмайлар.
Хайваннар белән мөгамәлә итү өлкәсендә мөнәсәбәтләрне көйләү өчен 2018 елның декабрендә Дәүләт Думасы "Хайваннар белән җаваплы мөгамәлә турында" федераль закон кабул итте. Закон хайваннарны яклау һәм алар белән мөгамәләдә әхлаклылыкны ныгытудан тыш, гражданнарның хайваннар белән мөгамәләдә хәвефсезлеген тәэмин итү һәм башка хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүне күзаллый.
2020 елның 1 гыйнварыннан әлеге закон тарафыннан "этләрне аулау, стерильләштерү, вакцина ясау һәм элек яшәгән урыннарына кире җибәрү" ысулы буенча хуҗасыз хайваннар белән эшләү тәртибе урнаштырылды. Агрессив хайваннарны үлемечле йоклату һәм аларны элек яшәгән урыннарына кире чыгаруга тыю кертелде. Аларны гомерлеккә приютта тоту күзаллана. Эвтаназиягә дәвалап булмый торган авыру хайваннар гына дучар ителә.
Болардан тыш закон тарафыннан башка өстәмә һәм мәҗбүри таләпләр куелган.
Киңәшмә соңында республика хөкүмәте җитәкчесе муниципалитет башлыклары һәм ветеринария идарәләре каршына әлеге мәсьәләне чишү буенча бурычлар куйды.