

Республикада яшәүчеләр "Бердәм Русия" партиясе нигезендә ачылган гуманитар ярдәм җыю пунктларына беренче кирәк-яракларны китерүләрен дәвам итә. Алар нигездә озак сакларга яраклы продуктлар: чәй, шикәр, токмач,он, печенье, ярма, бал, кофе, консервалар, балалар туклану ризыклары, кесәл, эчәргә яраклы су. Шулай ук шәхси гигиена чаралары, тастымал, балалар һәм олылар киемнәре, урын кирәк-яраклары, көнкүреш техникалары, чәйнекләр, табак-савытлар. Болардан тыш, дәфтәр каләм, китап, мәктәп кирәк-яраклары һ.б.лар.
Гуманитар ярдәмгә тәтешлеләр дә актив кушылган. Әле алар гуманитар ярдәмне озатуга әзерләү белән мәшгульләр.
Межгорье шәһәре ДХР һәмЛХРда яшәүчеләргә тәгаенләнгән гуманитар ярдәмне бүген Республика штабына озаткан. Гуманитар ярдәм җыю пункты волонтеры Руслан Латыйпов белдерүенчә, чарага эшкуарлар, шәһәр халкы, оешмалар хезмәткәрләре, каланың төрле ширкәтләре актив кушылган. Кыска вакыт эчендә 700 килограммнан артык азык һәм башка кирәк-яраклар җыйганнар.
Республика буенча исә 1730 активист гуманитар ярдәм җыюда катнаша. Волонтерлар һәр көнне әйберләрне төрү һәм беренче кирәк-яракларны сортларга аеру эшендә катнашалар.
Мәгълүм булуынча, Донецк һәм Луганск өлкәләренә республикадан барлыгы 75 тонна гуманитар ярдәм тапшырылды. Туклану продуктлары һәм беренче кирәк-яраклар республиканың барлык шәһәрләре һәм районнарыннан җыелды.
Гуманитар ярдәм Җәмәгать ярдәм күрсәтү штабында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Уфа шәһәре, Цюрупа урамы,17.
Шулай ук "Бердәм Русия" партиясенең урындагы 63 бүлегендә кабул ителә.
Эш режимнары:
Дүшәмбе-җомга 09.00 – 21.00 сәгать.
Шимбә-якшәмбе 09.00 – 18.00 с.
Җәмәгать ярдәм күрсәтү штабының бердәм колл-үзәге телефоны - 8 (347) 218-19-19.
Шалтыратулар һәр көнне 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.