

Ярминкәләрдә гадәттәгечә үзебезнең җитештерүчеләрдән ит, бал, май, шикәр, сөт ризыклары, ярма һәм башка төрле продуктларны кинәнеп сатып алырга мөмкин.
"Мондый ярминкәләр сатучылар өчен дә, сатып алучылар өчен дә мөһим. Беренчеләренә күбрәк продукция җитештерүгә көч-дәрт өстәсә, икенчеләренә кыйммәт булмаган хакка авыл җитештерүчеләре продуктларын сатып алу мөмкинлеген бирә", - дип язган Радий Хәбиров.
Бу ялларда шундый ярминкәләр республиканың 44 районында үтәчәк. Сәүдә эшләре 56 мәйданда, шуның җидесе Уфада, оештырылачак.
Фото:социаль челтәрдән.