Яңалыклар
11 март 2022, 04:52

Бензин хакы төшәргә мөмкин, ди

Сез моңа ышанасызмы?

avesta.tjavesta.tj
avesta.tj

Русиядә бензин очсызланырга мөмкин, диләр. Аны күмәртәләп сатуда да, берәмләп сатуда да бәяләр очсызланырга ихтимал.

“Әлеге вакытта ягулыкны күмәртәләп сату хаклары төшә, логистика үзгәрмәде, күләмнәр җитәрлек. Шулай булгач, берәмләп сату бәяләрен киметергә була”, – диде Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Максим Шаскольский.

Аның әйтүенчә, ведомство илнең ягулык базарындагы хәлне контрольдә тота. Аннары, Русиядә бензин һәм дизель ягулыгының запасы җитәрлек күләмдә тупланган. Бензин запасы 1,9 миллион тоннадан артып китсә, дизель ягулыгы 3,3 миллион тонна тәшкил итә.

Үзәк матбугат басмалары язуынча, февральнең соңгы көнендә илдә ягулыкка биржа бәяләре кинәт аска төшә башлаган. Нәтиҗәдә, 28 февральдән 5 мартка кадәр Аи-92 маркасы – 11,6 процентка, ә Аи-95 9,6 процентка очсызланган. Дизель ягулыгының хакы якынча 12 процентка төшкән.

Ничәмә еллар “бензин кыйммәтләнә” дигән сүзләрне ишетеп өйрәнгәч, аның очсызланырга мөмкин икәнлеген ишетү сәер яңгырый кебек. Ә бит нефть өстендә яшибез...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас