+21 °С
Болытлы


Кичә, 10 мартта, Башкортстанның аеруча сакланучы табигать паркы булган Асылыкүлгә белгечләр тикшерү белән чыккан.
Чыгулары юкка булмаган: тикшерүчеләр 400 метр озынлыктагы хуҗасыз җәтмәгә тап булган.
“Асылыкүл” табигать паркы бүлекчәсе вәкиле Гүзәл Гыйльманова әйтүенчә, алар күл территориясенә даими рәвештә тикшүләр белән чыгып тора. Балыклар тончыкмый микән дип кайгырталар һәм, әлбәттә, законсыз балык аулаучыларны да “каптыралар”.
Рөхсәт балык тотам дип, үзеңнең дә тикшүчеләр җәтмәсенә кабуың бар шул...