

Шушы көннәрдә ил президенты Владимир Путин берничә документны имзалады.
Беренчедән, ул Русиядән продукция һәм чимал чыгаруны һәм кертүне тыючы яки чикләүче указга кул куйды. Бу документ 2022 елның 31 декабренә кадәр үз көчендә булачак. Безнең илгә нәрсә кертергә яки илдән нәрсә чыгарырга ярамый икәнлеген хөкүмәт билгели. Шунысын да әйтергә кирәк: бу указ Русия һәм чит ил кешеләренә шәхси куллану өчен тәгаенләнгән продукция һәм чималга кагылмый.
Икенчедән, ил җитәкчесе икътисади авыр шартларда кешеләргә һәм оешмаларга ярдәм итү өчен “көрчеккә каршы пакет”ка имза куйды. Законга ярашлы, хөкүмәткә ел әйләнәсендә пенсияләрне, шулай ук яшәү минимумын һәм минималь хезмәт хакын күтәрү хокукы бирелде. Моннан тыш, дарулар һәм медицина эшләнмәләре сатып алу процедуралары гадиләштерелә. Кече һәм урта эшкуарларга, IT-компанияләргә карата тикшерүләр туктатылып торачак.
Тагын бер закон кредит каникулларына һәм ипотекага кагыла. Документка ярашлы, 2022 елның 1 мартына кадәр кредит килешүе төзегән кече һәм урта бизнес вәкилләре һәм аерым кешеләр, кредит каникуллары сорап, 30 сентябрьгә кадәр банкка мөрәҗәгать итә ала. Кирәк булса, хөкүмәт ташламалы чорны озайтырга хокуклы.
Төбәкләрдәге җитәкчеләр исә урындагы икътисадны тулы куәтенә алып бару җаен барлый. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика хөкүмәтенә бизнеска ярдәм итү юлларын уйларга кушты. “Монда төптән уйлап эшләргә, нәтиҗәсе нинди булырын аңларга кирәк. Ашык-пошык карарлар кабул итмәячәкбез”, – диде ул.
Төбәк җитәкчесе федераль дәрәҗәдә нинди эшләр алып барылганлыгын өйрәнергә һәм эшкуарлыкка ярдәм итүне тормышка ашыра башларга кирәклеген әйтте. “Яңа нәрсә уйлап табарга кирәкми. Безнең көрчеккә каршы штаб бар. Ул пандемя чорында да эшләде. Аның максаты – икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итү. Хәзер, мәсәлән, авыл хуҗалыгына язгы кыр эшләрен башкарып чыгуга ярдәм кулы сузарга кирәк”, – диде Радий Хәбиров.