Яңалыклар
10 март 2022, 10:19

Җир кирәксә...

Эшкуарлар өчен яхшы яңалык бар. 

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Әлегә кадәр эчәр һәм көнкүреш өчен су чыганагы булган елга, күл, сусаклагычлар янындагы җирләрне сату тыела иде.

Хәзер бу тыю бетерелде. Шул хактагы федераль законга Русия президенты Владимир Путин кул куйды. Документ Башкортстан территориясендә дә эшли башлады.

– Закон кабул ителгәнче мондый җирләрне куллануга чикләүләр бар иде: аларны арендага гына алып була иде. Хәзер исә арендаторлар, шул исәптән кече һәм урта бизнес вәкилләре бу җирләрне милеккә рәсмиләштерү хокукы алды,  – ди республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Дмитрий Суслин.

Бу закон шулай ук икенче пояста урнашкан җир участокларын яңадан бүлү мөмкинлеге дә бирә. 

Икенче поястагы җирләрне биналары һәм корылмалары урнашкан хуҗалар сатып ала ала. Ләкин объектлар закон кысаларында рәсмиләштерелгән булырга тиеш. 



Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас