Яңалыклар
9 март 2022, 09:23

Күз яшьләре кипми сукмакларда

Хәзерге яшь киленнәр суны чишмәдән ташымый...

Күз яшьләре кипми сукмаклардаКүз яшьләре кипми сукмакларда
Күз яшьләре кипми сукмакларда

Элек авыл халкы эчәр суны чишмәдән ташыган. Кемдер кое суы да эчә. Башлыча, кое суы каты була, шуңа күрә чәй суын чишмәдән ташыйлар. Килен булып төшкән кызның беренче эше  чишмәгә суга бару булган. Яшь килен буяулы көянтәгә чиләкләр  асып тыкрыктан чишмәгә суга бара. “Килен” сүзе “килү” сүзеннән алынган. Килен – килгән кеше. Авыл кешеләре, бигрәк тә әбиләр,  тәрәзәдән яшь киленне күзәтәләр. Яшь килен шундый матур атлый, үзенең чишмә суы кебек сафлыгын, уңганлыгын күрсәтергә тырышадыр. Авыл халкы исә аңа бәя бирергә тырыша. Килен буяулы көянтәне бирнәгә үзе белән алып килгән. Бирнәгә көянтәдән башка, су чиләге, тастымаллар, тәрәзә пәрдәләре, чаршау, кайберләре, хәтта самавыр алып барганнар.

Хәзерге яшь киленнәр суны чишмәдән ташымый. Шулай да чишмәгә илтә торган сукмаклар онтылмаган әле. Ашыкмый гына атласаң, шул чишмә сукмакларында яшь киленнәрнең эзләрен дә табарга була. Маңгай күзләреңне генә түгел, күңел күзләрен дә ачып карасаң, ул сукмакларда сугышлар вакытында тол калган киленнәрнең күз яшьләрен дә күрерсең.

Авылга кайткач, үземнең әнкәй килен булып төшкәч, минем апа су ташыган Әсләм чишмәсенә бардым, учлап су эчтем. Ул чишмәне Әсләм бабай табып җиһазлаган, шуңа Әсләм чишмәсе, дип атала. Чишмә янында чәчәкләрдә су тамчылары күрдем. Юк, ялгышам, су тамчылары түгел, күршедәге Мәшүдә исемле яшь киленнең күз яшьләре икән. Ире – Әсләм бабайның улы Сәмигулла, сугышта һәлак булгач тамган аның күз яшьләре. Күпме еллар инде кипмәгән чәчәктә күз яшьләре...

Күз яшьләре кипми икән шул!

Шундый эзләрне,  кипми торган күз яшьләрен авылның җиде чишмә сукмагында да күрергә буладыр. Бәлки чындыр бу дип авылыбызның башка чишмә сукмакларыннан да атладым.

Әнә, Аръяк урамны урап ага торган инеш буенда Хәмәй чишмәсе. Тулы исеме белән әйтсәң, Хаматнур чишмәсе. Элек бит кешеләрнең исеме куш сүздән торган, сөйләшкәндә кыскартып әйткәннәр. Монда да күз яшьләре. Болары Мәликә әбинеке. Аның ире Гафур бабай, малайлары Гарифҗан белән Хәким дә Бөек Ватан сугышында вафат булганнар. Сугыш елларында кызларны урман кисәргә җәлеп иткәннәр. Кызлар ярты метр кар япмасын ярып, аркылы кул пычкысы белән ярты метр юанлыгындагы наратларны кисеп аударганнар. Мәликә әбинең 18 яшьлек кызы Мәрҗәмәне Әмҗе урманында агач басып үтергән. Әрвахның гәүдәсен алып кайткач, авыл ике төн йокламаган. Әле “яратам сине” сүзләрен ишетмәгән, яратуның тәмен татымаган кызның үле гәүдәсен юарга чишмәдән су ташыганда ана күзләреннән аккан ул яшьләр.

Малайлары, ире туган ил азатлыгы өчен сугышта вафат булгач аккан, әле кибеп өлгермәгән Мәликә әбинең күз яшьләре  өстенә тагын да кайнаррагы тамган шул.

Ул көннәрдә Мәликә әбинеке генә түгел, күп аналарның күзләре яшьләнгәндер.  Әмҗедә  урман кисүне дәвам иткәннәр. Әмҗедә калган кызларның әниләренең күз яшьләре дә булгандыр Хәмәй чишмәсе,  Әсләм чишмәсе сукмакларында...

Мәрҗәмәнең шундый фаҗигалы үлеменә багышлап, Бибитәкыя Фәтхиева бәет язган иде.

                                      Окопларны каплар өчен

                                      Урман кисте Мәрҗәмә.

                                      Кызганмады сылу кызны

                                      Кызлар кискән әрдәнә.

                                      Кышлар узар, язлар килер,

                                      Аязланыр зәңгәр күк.

                                      Җылы яктан кошлар кайтыр,

                                      Арабызда Мәрҗәмә юк. 

Менә Гомәр чишмәсе. Ул, авылның башка чишмәләренә караганда, нык тулы сулы булып күренде. Чишмә тол калган хатыннарның күз яшьләре белән тулыланмады микән, дип уйладым... 

                     Нәдһәт Фәтхиев,

Югары Чат авылы.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас