Яңалыклар
5 март 2022, 04:47

Кыш бирешергә теләми

Алдагы көннәргә һава торышы билгеле булды.

sever138.rusever138.ru
sever138.ru

Март җитсә дә, гадәттәгечә, кыш бирешергә теләми. Бүген һәм иртәгә Башкортстан Каспий диңгезе ягыннан килүче “көньяк” циклон йогынтысында булачак. Бу республика территориясендә һава торышы начарланачак дигәнне аңлата.

Башкалада бүген иртән үк ябалаклап кар ява. Кайсыбер районнарда хәтта буран чыгыу, көчле җил исүе көтелә. Юлларга кар сырынтылары ятачак, бозлавык фаразлана.

Һава температурасы көндез +3, -2 градус булса, төнен термометр баганалары -3, -8 градуска төшәчәк.

“Бәйрәм көннәрендә – 7-8 мартта безнең тарафка арктик һава агымы киләчәк. Ул һава температурасын төшерәчәк. Төнен термометр баганалары -14, -19 градус салкын күрсәтсә, аязытканда хәтта -21, -26 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Бу гадәттәге уртача һава температурасыннан 4-6 градуска түбәнрәк”, – диләр Башгидрометүзәктән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас