Яңалыклар
4 март 2022, 15:55

Балалар бакчасына кабул итү тәртибе үзгәрде

Үзгәрешләр нидән гыйбарәт?

okovorkuty.ruokovorkuty.ru
Фото: okovorkuty.ru

Мәгариф һәм фән министрлыгы ата-аналар өчен балалар бакчаларына кабул итү тәртибен гадиләштерде.

«Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларны мәктәпкәчә оешмаларга кабул итү тәртибен гадиләштерде. 2022 елның 1 мартыннан ата-аналар (законлы вәкилләр) балаларны бакчага кабул итсеннәр өчен медицина бәяләмәсе бирмәскә хокуклы», диелә ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Ата-аналарга баланы бакчага кабул итсеннәр өчен үз паспортларын күрсәтергә, ә ихтыяҗ булганда опекага алуны, психология-медицина-педагогика комиссиясен узуны раслаучы документлар да кирәк.

Моннан тыш, ата-аналар өстәмә рәвештә баланың туу турындагы таныклыгын, даими яшәү урыны яисә теркәлү урыны яисә баланың яшәү урыны турында белешмәне күрсәтә ала. 

Чыганак: tass.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас