

Яз якынлаша. Димәк, аграрийлар өчен иң кызу чор җитә.
“Бүгенге шартларда язгы чәчүне вакытында башлау өчен техника сатып алу буенча безнең белән эшләгән партнерларны барларга кирәк”, – диде республика җитәкчесе Радий Хәбиров.
Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов әйтүенчә, агросәнәгать тармагында машина-трактор паркы шактый яңарган. “2018 елда республикага 4,2 миллиард сумга 1966 берәмлек техника сатып алынды, 2019 елда бу күрсәткеч 2820 берәмлеккә кадәр артты, ә 2020 елда – 3607, 2021 елда 3444кә җитте. Яңа тракторлар, комбайннар, җир эшкәртү һәм чәчү машиналары сатып алынды”, – диде министр.
Аның сүзләренчә, техниканы яңартуга заманча машиналар сатып алганда чыгымнарның бер өлешен кире кайтару турындагы республика программасының ярдәме зур булган. 2021 елда аграрийлар 1,6 миллиард сум субсидия алган.
Билгеле булуынча, бүген күп хуҗалыклар чит ил техникалары белән эшли. Санкцияләр кертелгәч, аларны ремонтлау өчен запас частьлар белән проблемалар булмасмы соң дигән сорау күпләрне борчый.
“Без теләсә нинди чит ил техникасын үзебез ремонтлый һәм тергезә алабыз дияргә мөмкин, – ди Илшат Фазрахманов. – Шулай да машина төзүче предприятиеләрдә кайсыбер запчастьларны һәм комплектларны чыгаруны оештырырга кирәк”.