Яңалыклар
1 март 2022, 09:47

Ипотека кыйммәтләнә...

Күпмегә?

123ru.net123ru.net
123ru.net

Русия Үзәк банкы, 28 февральдә ашыгыч рәвештә утырыш үткәреп, төп ставканы 9,5 проценттан 20 процентка кадәр күтәрү турында карар кабул итте.

Шуңа бәйле, илнең иң эре банкы булган Саклык банкы бүгеннән, ягъни 1 марттан әзер һәм төзелеп килүче торакка ипотека буенча ставканы 7,5 процентка арттырды. Моңа кадәр база ставкасы 11,3 процент иде. Шулай итеп, хәзер аның күрсәткече 18,6 процентка кадәр җитте, диләр кредит оешмасының матбугат хезмәтеннән.

“Үзәк Банк төп ставканы күтәрү сәбәпле, Сбербанк кредитлар буенча ставкаларын базар шартларына яраклаштыра. Әзер һәм төзелеп килүче торакка ипотека ставкасы 18,6 проценттан башлана. Дәүләт ярдәме программалары кысаларындагы ставкалар үзгәрешсез кала”, – диделәр банктан.

Шулай да Саклык банкы клиентларының ипотека буенча ставканы киметү мөмкинлекләре бар. Мәсәлән, алыш-бирешне электрон теркәгәндә, беренче взнос 20 проценттан артканда, шулай ук керемне яки аның өлешен Русия Пенсия фондыннан алынган выписка белән раслаганда моңа ирешеп була.

Әлеге хәбәрләрне ишеткәч, кайсыбер кешеләр куркуга калды, моңа кадәр алынган кредитларның проценты да артырмы икән дип хафаланучылар да бар. Бу уңайдан банк хезмәткәрләре күтәрелгән ставкалар яңа килешүләрдә генә чагылачак, аңа кадәр алынган ипотека һәм кредитларның процент ставкалары үзгәрешсез калачак, дип тынычландыралар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас