

Бүген, 26 февральдә, “Уфа” халыкара аэропорты 04.30 сәгатьтән алып авиакомпанияләр рейсларын да чыгармый, кабул да итми.
“Сәбәбе – һава шартларында, көчле томанда”, – ди аэропорт диспетчеры Лиана Гайнетдинова.
Аның сүзләренчә, әле авиакомпанияләр тоткарланган рейслар пассажирларын кунакханәләргә урнаштыру һәм ашатуны оештуры мәсьәләләрен хәл итә.
Башкортстанга очкан кайсыбер самолетларны күрше төбәкләрнең һава портларына юнәлткәннәр, мәсәлән, Мәскәүдән очучы “Победа” авиакомпаниясе рейсын кире кайтарганнар.
Иртәнгә “Уфа” аэропортыннан очасы – 9 рейс, безгә очып киләсе 12 рейс тоткарланган яисә күчерелгән иде.
P.S. Соңгы мәгълүматларга ярашлы, аэропорт эшчәнлеге тергезелгән. Әлеге вакытта бездән чит төбәкләргә очучы 9 рейс тоткарлана. 8 сәгатьтән артык рейсларын көткән пассажирлар "Уфа"кунакханәсенә урнаштырылган. Тоткарланган рейсларның запас аэродромнардан килүе көтелә.
Чыганак: bashinform.ru