Яңалыклар
25 февраль 2022, 04:56

Кибеттә – бушлай икмәк?..

Шулай да була икән!..

FacebookFacebook
Facebook

Бүгенге заманда кибитләрдә “бушлай” дигән язуны күрү – бик сәер күренеш. Шулай да андый хәлләр дә булгалый икән.

Facebook төркемендә мәскәүле бер ханым ил башкаласының азык-төлек кибетләренең берсендә бушлай икмәк тәкъдим ителүе сурәтләнгән фотография урнаштырган. Аннан күренүенчә, кибет арбасында яткан күмәчләрне теләгән һәркем бушлай алала дигән мәгълүмат бар.

Социаль челтәр белән кулланучылар бу уңайдан фикер алышуга кушылган. Икмәкләрнең яраклылык срогы чыккандыр, шуңа сатучылар аны тизрәк таратып бетәргә ашыгадыр, дип фараз иткән берәүләр. Икенчеләр фикеренчә, искерә башлаган күмәчләрне йорт хайваннарына дип таратырга мөмкиннәр. “Афәрин!” дип, сатучыларны мактаучылар да бар.

Әмма икмәкләрнең ни өчен бушка тәкъдим ителүенә төгәл җавап бирүче табылмаган. Сатучылардан сорыйсы калган да бит...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас