Яңалыклар
24 февраль 2022, 04:38

Тормыш дәвам итә, әмма...

Драматург Азат Абдуллин Камилә Вәлиевага нинди хат язган?

Тормыш дәвам итә, әмма...Тормыш дәвам итә, әмма...
Тормыш дәвам итә, әмма...

Драматург Азат Абдуллин Камилә Вәлиевага нинди хат язган?

 

Пекинда олимпиада тәмам. Русия олимпия комитеты спортчылары 32 медаль яулап кайтты.

Бу олимпиада бик дулкынландыргыч вакыйгалары белән истә калды, әле дә ачыкланып бетмәде. Дөньяда иң оста фигуралы шуу остасы буларак танылган кызыбыз - Камилә Вәлиева тирәли туган вәзгыятькә бер нокта куелыр. Узган җомгада, ирекле программа узганчы, без “Өмет” гәзитендә бу хәлгә бәйле фикерләребезне бастырып чыгардык.  Ул вакытта әле нәтиҗәләр билгеле түгел иде, без шулай дип яздык та.

Инде камилә кайтты, күнекмәләргә кереште, алдагы ярышларга әзерләнә.  Әмма аны Пекинда көткән хәлләргә битараф кала алмаган дусларыбыз әле дә теләктәшлек белдерә. Әйтик, безнең якташыбыз, күренекле драматург, Башкортстанның халык язучысы Азат АБДУЛЛИННАН  шундый хат килеп төште.

 

“Камилә, кадерлем!

Синең сәләтең һәм кыюлыгың белән горурланам.

Оятсызлар алдында баш имә. Мин синең белән горуланам. Фәкать алга!”

Менә шулай дигән әдәбиятыбызның хөрмәтле аксакалы.

 Бер уңайдан, гәзиттә чыккан уйларыбыз белән дә танышып китә аласыз.

 

“Камилә, без синең белән! Бирешмә!”

 

Мондый теләктәшлекне дөньяның барлык кыйтгаларыннан миллионлаган  кешеләр белдерде.

Тарихта моңа кадәр булган Олимпиадаларның берсендә дә быел Пекинда узган Кышкы уеннарда кубарылган допинг- вәзгыять кебек шау-шулы вакыйгалар булмаган. Русия спортчылары белән шуңа охшаш  хәлләр булса да, бу масштабка җитмәгән алар. Быел ныклап әзерләнгәннәр, димәк. Җәмәгатьчелек шундый нәтиҗәгә килде.

Европа чемпионкасы, спорт мастеры Камилә Вәлиеваның Олимпиадада уңышлы чыгыш ясаячагына, иң югары бүләккә лаек булырына шик юк иде. Әмма шушы күбәләк кебек кенә туташ тирәли оештырылган ыгы-зыгы бөтен җир шарындагы аңлы кешеләрне тетрәндерде. Бу хәлдән әле без – гади җанатарлар айнып җитә алмыйбыз, ә Камилә ни хәлләрдә? Сабый гына бала ничек түзә бу басымга?

Камилә Вәлиеваның тыелган препарат куллануы турында тулысынча расланмаган хәбәр бөтен матбугат чыганакларында көн кадагында булды. Бу тема шулкадәр резонанс алды ки, Украинадагы хәлләр генә аны бераз “сыеклап” торды кебек. Нилектән бу хәл килеп чыкты? Олимпиада чемпионкасы булачагында шик тә булмаган (аның чыгышын бөтен дөнья тамашачылары көтте), шиксез өметләр баглаган бу баланы ник шундый четерекле хәлгә куйдылар? Нәкъ шул сәләте өчен! Хәзер тәртип белән ачыклап карыйк.
15 яшьлек кызчыкның шундый зур ярышта катнашуы – мәртәбә! Үзе зур җиңү! Бик зур өметләр багланды Камилә Вәлиевага. Чөнки ул – команданың лидеры, Этери Тутберидзеның иң көчле укучысы. Бу спортның нечкәлекләрен аңлаган һәр кеше аның гайре табигый шуу осталыгын билгели. Чөнки Камилә, чынлап та, искиткеч талантлы фигурист. РФнең атказанган тренеры Татьяна Тарасова әйткәндәй: “Яхшырак шуып буладыр, тик моннан артыгы булмый!”

Боз өстендә бию сәнгатенең әлегә кадәр беркем дә күрсәтмәгән вариацияләрен, әлегә кадәр кулланылмаган сикерүләрне оста үтәүче, үз рекордын үзе узган Камилә Вәлиева матурлык бүләк итүче, спорт һәм сәнгатьне үз эченә алган бу гаять катлаулы ярыш төрендәге кабатланмас сәләте белән беркемне дә битараф калдырмый. Тик шул матурлыкны батырырга тырышучылар бар... Кызганычка каршы, спорт зур сәясәт корбанына әверелде. Ә безнең спортчылар бу яктан иң зур зыян күрүчеләр. Камилә мисалы халыкара олимпия комитетының нинди ямьсез адымнарга әзер булуын күрсәтте. Спорт күген озак еллар бизәп торачак йолдыз – Камиләне бөтен җир шарына фашларга тырышып, алар үзләренең вәхшилеген танытты.  15 яшьлек спортчы балага карата шулкадәр психологик һөҗүм бара. Камилә түзә! Моның өчен аңа  нинди көчкә ия булу кирәк, уйлап карамадыгызмы, дуслар?..

Олимпиаданың бәсе елдан-ел төшүнең серен әллә кайдан эзлисе юктыр. Халыкара олимпиада уеннары комитетының Камилә Вәлиевага каршы алып барган “агулау” эше аңа тагын үз өлешен кертми калмас. Русия спортчыларын кысрыклау өчен күп еллар дәвамында алып барылган бу кара сәясәт күп спортчыларның рухын какшата...

Нидән башланды соң бу хәлләр, хәтерегездәме?...

Пекинда узган Кышкы олимпиадада Русия фигуралы шуу осталары команда белән ярыш этабында (бу уңышка Камилә иң зур өлешне кертте) беренче урынга чыкты. Бу 9 февраль көне иде. Шул көннәрдә Камиләнең 2021 елның октябрь аенда ике ай элек алынган допинг-тесты уңай нәтиҗә бирүе турында хәбәр ителде. Халыкара олимпия комитеты җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узмаячагын белдерде. Безнең фигуристларга алтын медальләр тапшырылмады (бу инде хәлне катлауландыруның бер алымы) Пекин олимпиадасы кагыйдәләре буенча, аларга уенның талисманы –Бин Дунь Дунь дип аталган панда – йомшак уенчык тапшырдылар. Безнекеләр беренче урынга чыкмаган булса, әле тынмаган мәхшәрнең бөтенләй дә булмавы ихтимал иде.
Шул көннән WADA (Бөтендөнья допингка каршы көрәш агентлыгы) һәм ISU (Тимераякларда шуучыларның халыкара берлеге) тарафыннан Камиләгә карата нахак, ялкыткыч, җәфалы, аңлаешсыз тикшерү эшләре башланды... Ул тантана бөтенләй дә булмавы ихтимал. Тик! Спортчыга карата әзерләнгән шик 2021 елда узган Чемпионат алдыннан белдерелмәгән! Аннан соң Камилә әле гыйнварда берничә тест тапшырган, алар бернинди дә шик тудырырлык түгел, чиста. Димәк, бу вәзгыять Олимпиада өчен махсус әзерләнгән түгелме? Болай иткәч, резонансның масштабы чагыштырмаслык зур була бит! Шулай уйлаганнардыр 15 яшьлек кыз баланың җиңүеннән курыккан бәндәләр. Тик пычрак белән күзләре, аңнары томаланган бу шакшы сәясәтчеләр 15 яшьлек саф күңелле сабыйга каршы чыгуларын аз гына да исәпкә алмаганнармы, әллә моны махсус эшлиләрме? Шәхсән үзем соңгысына  һич шикләнмим. Русиянең спорт мөмкинлекләре, спортчыларының уңышлары (фигуралы шуу, аларга аеруча күптән тынгы бирми иде. Югыйсә, кагыйдә буенча, Русия спортчысының допингта шикләнелүе турында без бөтенләй белергә тиеш түгел идек.

Олимпия чемпионы, РФ Дәүләт думасы депутаты Светлана Журова белдерүенчә, башка ил спортчысы белән бәйле мондый хәлләр тавыш-тынсыз үтә. Бу бөтен дөньяга кычкырмый гына эшләнә торган эш, моңарчы спортчылар белән мондый хәлләр булгалады. Ничә еллар безнең спортчылар Олимпиадаларда әләмсез, гимнсыз чыгыш ясыйлар? Аерым спорт төрләрендә, допингка сылтанып, спортчыларыбызны стартка чыкканда ярыштан алалар. Без белмәгәннәре күпме әле?.. Ул очраклар Камиләбезгә каршы корылган тозак белән чагыштырганда чәчәк кенә булган икән... Олимпиада мәйданы сугыш кырына әверелгән, диюләре дөрестер, ахры. Бу хәлләрдән соң Олимпия уеннарының: “Тизрәк,  җитезрәк, көчлерәк!” дигән чакыруы кемнәрне генә рухландырыр икән? Халыкара Олимпия комитеты президенты Томас Бах Олимпия утын “сүндерүен” аңлыймы икән? Гасырга якын дәвам иткән, миллионлаган кешеләрнең, меңәрләгән спортчыларның рухи канаты булган бу уен психологик корал булудан туктармы?

Сишәмбегә (14 февральдә) тикшерү эшләре, ниһаять, өлешчә тәмамланды. Камиләбез 7 сәгать дәвам иткән суд утырышында үзенең гаебе булмавын дәлилләргә мәҗбүр булды. Бу кадәре эшкә өлкәннәр дә чыдамый... Спорт арбитраж суды Камилә Вәлиеваны аклап, ярышларда катнашу хокукын бирде. Допинг-тестның ике ай элек булуы, нәтиҗәләрнең спортчыга артык соң хәбәр ителүе, спортчының үзен юридик яктан якларга вакыты булмавы һәм Камиләгә 15 яшь кенә булып, “якланган” катламга кертелүе нигез итеп алынды. Комиссия Вәлиеваны Олимпия уеннарында катнаштырмау “бу шартларда аңа төзәтә алмаслык зыян салачак” дип белдерде. Тик Камиләбезне әле акланган дип тә, допинг кулланган дип тә анык кына белдереп булмый. Тикшерү эшләре озак дәвам итәчәк. Юристлар әле озак сугышачак. Камиләбез гөнаһ шомлыгы бу Олимпиадада алтын медальгә лаек булса да, котлау булмаячак. Шулай итеп, спорт суды камиләгә арытаба да Олимпиадада катнашу хокукын бирде. 15 февраль көнне ул кыска программада катнашты. Бу хәлиткеч чыгышларга сайлап алу өлешендә хөкемдарлар бик җитди карашта иде. Камилә 82,16 балл җыеп (бу аның өчен түбән нәтиҗә), беренче баскычны яулады. Чыгыш алдыннан разминка ясау өчен шугалакка чыккан Камиләне тамашачылар кайнар алкышлар белән каршы алды. Бу көнне журналистлар саны чиксез күп булган, моңарчы алар тарафыннан башка бер спорт йолдызына да бу кадәр игтибар булмаган. Камиләбез үз халәтенә кайтып, бөтерелеп боз өстендә очып-очып биеде... Бу вакытта миллионлаган тамашачылар, күкрәгендә чын кеше йөрәге типкәннәр, җан-тәннәре белән аның өчен янып-көеп утырды. Тамашачылар Камиләбезгә аягүрә алкышлады...

- Бу көннәр минем өчен бик катлаулы булды. Эмоцияләр җитми инде. Мин шатланам, шул ук вакытта эмоциональ яктан арыдым. Шуңа күрә күз яшьләре… Мөгаен, бәхет һәм бераз кәеф төшү бар. Шул ук вакытта мин Олимпия уеннарында булуым һәм безнең илнең данын яклавым белән бәхетле,– диде Камилә.

“Ут йотып” көтеп алган пәнҗешәмбе безнең Камиләбез өчен бик мөһим һәм җаваплы булды. Бу көнгә ул инде 15 яшьлек үсмер булып түгел, ә үзе белдерүенчә, “бер төн эчендә үсеп киткән” зур кеше булып килде. Без аның зур уңышка ирешүен телибез. Ышанабыз! Хәер, хәлләр без көткәнчә үк барып чыкмаса да, Камиләбез инде җиңүче! Без моны мең тапкыр кабатлый алабыз һәм кабатларбыз. Бу хакта аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та әйтте. «Камилә, син безнең өчен чемпионка инде! Ышанабыз һәм горурланабыз! Уңышлар сиңа!» – дип язды республика җитәкчесе үзенең инстаграм-аккаунтында.

Үзенең сәләте белән таң калдырган, үзен яраттырып өлгергән Камилә туташка карата теләктәшлек меңәрләгән кешеләрне берләштерде. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче төрле милләт вәкилләре булган Интернет кулланучылар аңа теләктәшлек белдерә. Интернет челтәре тулы ул җылы сүзләр, теләкләр! Шәһәрләребез урамнарында Камиләбезгә багышланган зур плакатлар пәйда булган

Бу көннәр кешеләрнең эчке дөньясын ачып күрсәтте. Русия олимпиада командасы, тренерлар Камиләгә тулы теләктәшлек белдерде. Камиләне ярышларга әзерләү, аның иминлеге, сәламәтлеге өчен алты дистә кеше җавап бирә. Олимпиадада фигуралы шууда катнашучы спортчылар да аңа теләктәшлек белдереп, ул теманы күтәрмәскә тырышканнар. Чөнки алар белә – чын спортчы допингларга бик сак, җитди карашта. Камиләнең мондый адымга бармый торган спортчы икәнлегендә шикләнмиләр. Җитмәсә, ул әле 15 яшьлек бала гына, аның бөтен белгәне –бар җаны белән ачылып, якыннары хакына, илебез данын яклау хакына үзенең иң яраткан эшен эшләү - боз өстендә бию! Нишләтәсең, юк бүгенге көнгә фигуралы шууда Камиләбез кадәре оста шуучы: Юк!
Билгеле артист Максим Галкин 15 яшьлек туташка шулай ук җылы теләкләрен җиткергән: «Сөйкемле, яшь фигуристка Камилә Вәлиевага теләктәшлек белдерәсем килә. Кызның тормышындагы иң җаваплы ярышлар алдыннан нерваларын таушалдырып алдылар. Камилә, без синең белән! Бирешмә!”
Украина спортчысы Анастасия Шаботова кыска программа алдыннан Камиләгә һәм безнең кызларга теләктәшлек белдергән. «Бүген бөтен көчне биреп шуа торган көн. Бар да яхшы булыр. Олимпия чемпионнарына теләктәшлек белдерү мәзәк тоеладыр. Мин шушы дусларым белән танышуыма һәм аларның чемпион булуына шатланам гына”, – дигән кыска программада 48,68 балл җыйган Анастасия. Менә нинди була ул лаеклы көндәш?!.
Ә Камиләнең шул шикле хәлгә таруыннан тәм табып алган көнбатыш мәгълүмат чыганакларының, көнчел спортчыларының, пычрак сәясәтчеләренең башка сыймаслык гамәлләре, фикерләре белән гәзитне пычратасы килми. Ни көтәсең инде алардан?.. Алар безнең спортчыларны Олимпиададан гомерлеккә кысрыклап чыгаруларын, безнекеләрнең ярышларда катнашмауларын төшләрендә дә күрәдер инде. Бу сәламәт көндәшлек түгел. Андыйлар безгә лаеклы көндәш була алмый!

Билгеле журналист Отар Кушанашвили һәм Меркури Карнауховлар үзләренең бик хисчән чыгышында (башкача мөмкинме икән?) 15 яшьлек йолдызыбыз Камиләнең никадәр авыр психологик басымга куелуын билгелиләр. Бу гамәлләр Этери мәктәбен, безнең илнең фигуралы шуу спортын бөтенләй юкка чыгару максатында эшләнә, ди алар.

Хәер, читләр аңлашыла. Ә менә Камиләнең пакьлегендә шикләнүчеләрнең  үзебезнең илдә дә булуына аптырыйсың.  Дөнья чемпионы, өч тапкыр Олимпия чемпионы, РФ Дәүләт Думасында озак еллар депутат булып утырган Ирина Роднина Камилә адресына менә нинди кискен (үзе алай дип танымый) фикер белдергән: “Вәлиева допинг кулланган икән, ул бөтен Русия законнарын бозган, аркага аткан. Бу очракта аның нинди спортчы булуы турында сүз дә булуы мөмкин түгел”. Җәмәгатьчелек аның бу фикерен тәнкыйтькә тотты. Роднинаның америка гражданлыгына ия булуын да искә төшерделәр...

Камилә белән бергә чыгыш ясаячак, шулай ук бик өметле спортчы кызлар Анна Щербакова һәм Александра Трусовага да бик җиңел түгел (аларны да ашыгыч рәвештә допингка тикшергәннәр). Без өч йолдызыбызга да зур җиңүләр телибез. Бу вакыйгалар эчендә тренер Этери Тутберидзега да “таяк” төшми калмады. Турыдан-туры гаеп тагылмаса да, (анысыннан да чирканып тормаслар) аның В.Путин биргән бүләкләрен дә, укучыларының кыска вакытлы карьералы булуын да исенә төшергәннәр. Шулай, җәмәгать, дошманнар йокламый! Энәдән дөя ясарга шундый осталар! Менә шундый чамасыз катлаулы шартларда, туган өеннән еракта, 15 яшьлек бала - Камиләбез үзен кыршаулап алган нахакка, йөзенә бәреп гаепләү ташлаучыларга каршы тора. Алинә Заһитова да, Евгения Медведева да, башка дуслары да, тренерлары да, ярдәмчеләре дә аны бер генә минутка калдырмаган очракта да, сабый җаны бит әле аңарда! Түзә күр, Камиләбез! Бирешмә!

Безнең илне болай да мөшкәдә тоталар, спортчыларыбыз ул мәсьәләгә ифрат җитди карый. Ә Камилә бала гына. Үзенең чыгышын бакыйлыкка күчкән нәнәсенә багышлап, дога кылып бозга чыкты бит кызыбыз. Сына күрмә, Камиләбез! Бар сынауларны җиңеп, авыр уйларыңны калдырып кайт! Бу синең тормышыңда беренче һәм соңгы шундый зур сынау булсын. Алда күңелле ярышлар, зур җиңүләр көтә сине, горурлыгыбыз безнең. Сиңа ышанабыз, Камилә!

Вакыт  барысын да үз урынына куяр. Камилә Вәлиева йөзенә ягылган нахак пычрак та җуелыр. Бу сынау Камиләбезгә алга, үсешкә зур этәргеч бирер; корычтан да ныклы сынмас рухы белән Олимпия тарихына кереп калыр дип ышанабыз.

Гәзит не типографиягә тапшырганда без көткән ярыш башланып кына тора, Камилә Вәлиева чыгыш ясамаган иде әле. Бүген инде барысы да диярлек мәгълүм, әмма Камиләбездән башлап, бөтен дөньяны борчуга салган бу мәсьәләгә ачыклык кертелер дип ышанабыз. Ничек кенә булса да, Камилә, син безнең алтыныбыз, без синең белән!

 

Фото: culture.ru   rgub.ru  libex.ru

Тормыш дәвам итә, әмма...
Тормыш дәвам итә, әмма...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас