Яңалыклар
24 февраль 2022, 10:02

Шүлгәнташ яңара

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост урнаштырды.

Шүлгәнташ яңараШүлгәнташ яңара
Шүлгәнташ яңара

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост урнаштырды.

 

“Шүлгәнташ мәгарәсен сүтмибез, ә аның музей-комплексын төзи башладык. Аның өчен бина төзедек, сез аны фотода күрәсез. Француз белгечләре мәгарәнең эчке күренешен ясый башлады.

«Кыя сәнгате» залында төп экспонатлар – Шүлгәнташ мәгарәсенең кунаклар өчен ябык өлешендәге сурәтләренең бермә-бер охшаш күчерелмәсе, куелачак.

Бу бик катлаулы  процесс, паннолар 800 кгнан алып, ике тоннага кадәр авырлыкта . Берничә кат кальцит, мәгарәгә охшаш булсын өчен төсләрне туры китереп эшләү, –  болар барысы да җентекле хезмәт таләп итә. Белгечләр, эшләр тәмамлангач, бу панноларда аерма булмаячак, ди. Моны тиздән күреребез.

Музей комплексының мәйданы 4 мең квадрат метрдан зуррак.

Дүрттән бер өлешен экспозиция алып торачак. Сувенирлар кибете, кафе ачачакбыз. Гыйльми конференцияләр, симпозиумнар һәм гадәти дәресләр өчен 144 урынлык конференц-зал булдырылачак. Балалар өчен түгәрәкләр ачарга телибез.

Башкортстанда кыя сурәтләрен өйрәнү буенча зур Бөтенрусия үзәге тудырылачак.  Көньяк Уралда бу беренче шундый фәнни база булачак. Кирәкле җиһазлар һәм корыламалар китертелгән инде.

Республикада яшәүчеләрне һәм бөтен кунакларны җәй көне Шүлгәнташ
музей-комплексын ачу тантанасына чакырам. Анда бик күп могҗизалы әйберләр уйланган. Балалар һәм өлкәннәр вакытларын фәһемле уздырсын өчен барын да уйлап эшләдек.

Ә Шүлгәнташта, ачык һавада, Агыйдел буенда нинди симфоник концертлар уздырырга планлаштырабыз...

Шүлгәнташ тарихи-мәдәни табигый паркы буенча https://shulgan-tash.ru/сайтында виртуаль экскурсия дә ясап булачак.

 

Шүлгәнташ яңара
Шүлгәнташ яңара
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас