Яңалыклар
24 февраль 2022, 09:40

Безгә дә сугылырлар

Агыйдел генә саекмасын инде...

turistas.meturistas.me
turistas.me

Русия теплоход компаниясенең круиз теплоходлары Башкортстан шәһәрләренә дә керә башларга мөмкин. Бу хакта республиканың Туризм буенча дәүләт комитетыннан хәбәр итәләр.

Компания суднолары Уфа, Бөре һәм Агыйдел шәһәрләренә тукталырга тиеш. Май һәм июньдә теплоходларда Уфага 500ләп турист килер дип күзаллана.

“Бу безнең операторлар өчен кунакларга – яңа туристик хезмәтләр тәкъдим итү, ә һөнәрчеләргә сувенирлар аша республика турында истәлек калдыру мөмкинлеге”, – ди ведомство җитәкчесе вазифасын башкаручы Ринат Фәткуллин.

Исегезгә төшерәбез, узган ел безнең республикага 3 миллион чамасы турист килгән иде.

Агыйдел генә саекмасын инде...

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас