

Уфа хакимияте аэропортка кадәр трамвай линиясе сузарга ниятли.
Моның өчен мэриядә трамвай хәрәкәтен үстерү буенча федераль финанслау программасына керү җаен карыйлар. Ниятләре тормышка ашса, башкаланың Октябрь проспекты, Российская һәм Зорге урамнарында һәм аэропортка кадәр трамвай юлы сузылачак. Бу хакта хакимиятнең транспорт идарәсе җитәкчесе Олег Хмарин сөйләгән.
Аның әйтүенчә, Русиядә электр транспорты үсеше федераль дәрәҗәдә хуплана, шуңа Уфаның да акча эләктереп калу мөмкинлеге зур. Әлегә хакимият 20дән 30 миллиард сумга кадрә акча алуга исәп тота.
“Трамвай хәрәкәтен үстерү зур финанслар таләп итә. Шәһәрнең ул кадәр акчасы юк, шуңа федераль ярдәмне җәлеп итәргә кирәк, – ди Хмарин. – Бүген шәһәрнең төньягын һәм көньягын тоташтыру аеруча мөһим”.
Ләкин бу эшләрне төптән уйлап башкарырга кирәк: ул бик озак еллар пассажирларның ихтыяҗына җавап бирә алырлык булырга тиеш, дип белдерде эксперт.
P.S. Әйе шул, соңыннан сүтеп ташларлык булмасын. Әле кайчан гына Октябрь проспекты буйлап трамвайлар йөри иде бит...