

Башкортстанда 700гә якын волонтер Донецк һәм Луганск республикаларыннан эвакуацияләнгән гражданнарга ярдәм итәргә әзер булуларын хәбәр итте. Шулар исәбендә “Безнең хәстәрлек” волонтерлык үзәге дә бар. Ул 2020 елның мартында төзелде һәм Башкортстандагы 25 эре волонтерлык оешмасын берләштерде.
“МногодетОК” Башкортстанның күпбалалы гаиләләре берләшмәсе җитәкчесе, дүрт бала анасы Ирина Сухарева туган йортларын, якыннарын ташлап китәргә мәҗбүр булган кешеләрнең фаҗигасенә битараф кала алмавын әйтә.
–Минем балаларым да бу хәлләр өчен бик борчыла. Шуңа күрә без кулыбыздан килгән ярдәмне күрсәтергә булдык. Бер-беребезне хөрмәт итеп яшәсәк иде, – ди ул.
Теләге булган һәр кеше волонтер була ала. Моның өчен Бердәм колл-үзәккә шалтыратып әйтергә генә кирәк.
Телефон номеры: 8 (347) 218-19-19