Яңалыклар
23 февраль 2022, 13:08

Канатлы батырның туган көннәре

Чынга ашкан бит әти кешенең баласының гомере йолдыз булып мәңге балкып яначагын күзаллавы.

Канатлы батырның туган көннәреКанатлы батырның туган көннәре
Канатлы батырның туган көннәре

Гадәттә һәр кешенең туган көне бер генә тапкыр була! “ Бу якты дөньяга мин килдем, каршы алыгыз мине”,- дип, кычкырып аваз салган һәм ел саен синең гомереңне төгәл бер елга арттыра барган көн ул туган көн! Канатлы батыр Муса Гайса улы Гәрәев та, үзенең бер генә туган көне булуын һәм дә инде ул көннең үзе өчен бәйрәм кебек бик тә көтеп алынган көн булганын искә алгандыр.

Башкортостанның Илеш районында кечкенә елга буенда урнашкан Иләкшиде авылында 1922нче елның 9нчы июлендә гади крестьян гаиләсендә дөньяга килгән Муса. Гайса пәйгәмбәр исемен йөрткән әтисе улына да пәйгәмбәр исеме куша. Ата күңеленә шунда ук:”Халык телендә, пәйгәмбәрләр кебек, мәңге балкып янарлык исем кушыйм әле улыма!” дигән матур уй-хыяллар килгәндер... Чынга ашкан бит гади авыл кешесенең, баласының киләчәген йолдыз булып мәңге балкып яначагын күзаллавы.

Канатлы батырның икенче туган көне дип 22 яшьлек очучының 1944 нче елның август аенда 164 хәрби очыш ясап, күрсәткән каһарманлыгы өчен Ленин ордены һәм”Алтын Йолдыз” медале белән бергә Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган көнне әйтергә буладыр.

1945нче елның март аенда гвардия майоры Муса Гәрәев 207 хәрби очыш ясый һәм икенче тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Бөек Ватан сугышында, 1942 нче елның сентябреннән 1945 нче елның 7нче маена тиклем Сталинградтан Көнчыгыш Пруссияга тиклем барган сугышларда ясалган 250 хәрби очыш... Бу батырлыкның башлангычы кайда? Әйдәгез, кыюлыкның башлангычын табар өчен, тагын туган якларына сәяхәт ясап кайтыйк әле. Әгәр бүгенге көндә үзе исән булса, күпләр:” Бар кеше дә сезнең кебек батыр була аламы соң? Һәр очышыгыз үлем белән очрашу...”,- дигән сорау бирер иде. Җавапсыз калыр иде кебек бу сорау. Батырлар бер вакытта да яннарында куркакларны күрмиләрдер ул. Алар аңында бары тик ”Без офицерлар һәм безнең төп һөнәребез туган илебезне саклау!” “Офицерлар” фильмындагы бу үлемсез сүзләр безнең куркусыз Муса Гәрәевка дә хас сүзләр булганын берәү дә кире какмас.

“Балачактан, гәзит битләреннән челюскинчыларны коткарган очучылар, Валерий Чкаловның батырлыгы турында мәкаләләрне көтеп алып укый идем”,- дип яза Муса Гәрәев үзенең “Җиву и помню” китабында. Иптәшенең”Син нәрсә, әллә герой-очучы булырга телисеңме?”,- дигән соравыннан кыенсыныплар кала бераз. Ничек инде, бер авыл баласы һәм батырлык, нәрсә сөйлисең син дигәндәй, иптәшенә аптырап карап тора ул. Шулай булса да, аның күңеленә  “Миңа укырга кирәк!”-дигән уй, әллә кайчан кереп оялаган була. Беренчеләрдән булып, пионерга кереп кызыл галстук таккан, беренче булып быргычы булган, беренче булып авылдан пионер лагеренә барган үсмерне, тырышлык булганда, максатыңа ирешеп була дигән уйлар чакыра алга, бөек эшләргә. Гаиләдә каты тәрбиядә үскән балага, беренчеләрдән булдым дип сүз башлавы кыен булса да,аңлый Муса: бөтен илдә, алар авылында, мәктәптә бөтенләй икенче тормыш, яңача тормыш башлана, киләчәк бары тик укымышлылар кулында. Ташчишмә авылыннан Уфа шәһәренә тиклем әтисе белән ат арбасында берничә көн яланнарда куна-төнә барган, укыр өчен, әтисе сарык сатып калдырган 60 сум акчасын учына кысып, Уфа урамында ялгызы торып калган Муса аңлый, тормыш юлында очраган мондый гына кыенлыклар аны куркытырга тиеш түгел. Поезд йөртүче булырга укып йөргән Муса, очучы булу хыялы белән бара аэроклубка, вакытының кысык булуына карамастан, тырыша, өлгерә. Энгельс шәһәренә очучылар әзерләү уку йортына барыр алдыннан ул өенә әти-әнисе белән уй-хыялларын уртаклашыр өчен кайта. Шул очрашудан соң озын-озак сугыш еллары аера аларны. Улларының фронттагы хәлләрен ишетеп, белеп тора ата-ана. Туган ягында аны бик зурлап каршы алалар. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Илеш районына гына түгел, бөтен Башкортостанга берәүдер, ул да булса Илешнеке, Иләкшиденеке, Ташчишмәнеке!

Муса Гайса улының өченче туган көне дип 1948 ел исәпләнеләрдер. Ул елны Иләкшиде авылында батырга багышлап бронза бюст куела. 1960 елда ул Уфага күчерелеп, Дан бульварына урнаштырыла һәм бүген дә Башкортстан халкына, килгән кунакларга очучының исемен данлап балкый. Онытылмаслык батырлыклар күрсәткән ир-егетнең исемен 150, 200, 300 һәм бик күп еллардан соң да, халык телендә, йөрәгендә хөрмәт белән белән искә алырлык данлаулар калдыра алырмы бүгенге буын? Илешлеләр күңелендә ул мәңгелек ! Нәкъ дүртенче туган көне дип якташлары, батырның исемен мәңгеләштерә башлаган көнне атыйсы килә. Аның исемендәге урам, Ташчишмәдәге йорт- музее, Бишкурай авылында Муса Гәрәев укыган урта мәктәпкә аның исемен бирү, район үзәгендә очучының бар тормышын чагылдырган йорт-музей ачу, 2021 нче елда Бишкурай авылында данлы очучы исемендәге сквер ачу, Муса Гәрәев исемендәге Башкорт тарихи-мәдәни үзәген булдыру һәм мәдәни үзәккә килеп кергән һәр кешене кыю батырның зурайтылган фотосүрәте, Гәрәевлар нәселенең ничә буын туганнарын берләштергән шәҗәрәсе каршы алу – илешлеләрнең үз батырларын хөрмәт итеп, горурланып, аның исемен мәңгеләштерү максатында күп эшләр эшләүләрен күрсәтә.

2012нче елның бер көнендә, Илеш халкын шаккаттырып, Муса Гәрәев исемендәге музей- йортка сүтелгән самолет салган машина килеп туктый. Муса Гәрәев үзе очкан самолет... Илеш халкы тагын бер тапкыр зур дулкынлану кичерә ул көннәрдә. Каһарман очучының батырлыгы тагын бер тапкыр якташларына, Муса Гәрәев кебек батырлар сирәк туа һәм Илеш җире бу лачындай ир-егетнең исемен халык күңелендә мәңге хөрмәттә, ихтирамда сакларга тиешлеген тагын бер тапкыр исләренә төшерә. Бу көн Муса Гәрәевның тагын бер, бишенче туган көне булып , очучы очкан самолетны, урындыкларын, куллары җылысы калган штурвалын тотып карарга мөмкинлек бирә.

Мәрьям Шәмсиева.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас