Яңалыклар
23 февраль 2022, 08:15

"Көч һәм батырлык телим!"

Республиканың күпмилләтле халкы исеменнән төбәк Башлыгы Радий Хәбиров  Советлар Союзы герое Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин һәйкәленә чәчәкләр салды.

"Көч һәм батырлык телим!""Көч һәм батырлык телим!"
"Көч һәм батырлык телим!"

Бүген – Ватанны саклаучылар көнендә республиканың күпмилләтле халкы исеменнән төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның Җиңү паркында Советлар Союзы герое Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин һәйкәленә чәчәкләр салды.

Геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

"Ватаныбызны саклап һәлак булганнарны йөрәкләрдә саклыйбыз һәм искә алабыз.

Хәрби хезмәтен үтәүче бөтен кешегә көч һәм батырлык телим!" – диде Радий Фәрит улы  социаль челтәрләрдә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас