

Ял көне булуга карамастан иртәннән алып “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсенә халык Луганск һәм Донецк республикаларыннан эвакуацияләнгән гражданнары өчен гуманитар ярдәм китерә.
Халык азык-төлек, балалар өчен киемнәр, көнкүреш товарлары китерә.
–Бәйрәм көнне дә бик күпләр безнең штабка килә. Уфалылар азык-төлек, табак-савыт, шәхси гигиена әйберләре, канцелярия товарлары алып килә. Шулай ук балалар өчен бик күп әйбер китерәләр – уенчыклар, киемнәр, “ходунки”лар, – ди “Безнең хәстәрлек” волонтерлар үзәге кураторы Раил Әдиятуллин.
Ярдәм китерүчеләр арасында пенсионер Лена Оленичевада бар.
–Кичә телевизордан тыныч халыкны бомбага тотканнарын күрсәттеләр. Йөрәгем яна. Шундый куркыныч вакыт кичерә ул кешеләр. Тизрәк барысы да бетсен һәм тынычлансыннар иде. Һәммәсе тиз арада туганнары белән исән-сау очрашсын, – ди ул.
Исегезгә төшерәбез, гуманитар ярдәмне Уфа шәһәре, Цюруп урамы 17 санлы йорттагы иҗтимый ярдәм штабында һәм “Бердәм Русия”нең барлык 63 бүлекчәсенә китерергә мөмкин.
Эш графигы:
Дүшәмбе-җомга – 09.00-21.00
Шимбә-якшәмбе -09.00-18.00
Бердәм колл-үзәк номеры: 8(347) 218-19-19.