

22 февральдә, сишәмбе көнне, БСТ телеканалы Мостай Кәримнең "Безнең өйнең яме” повесте буенча төшерелгән Александр Галибинның "Сеңлекәш" исемле нәфис фильмын күрсәтәчәк. Ул Донецк һәм Луганск халык өлкәләрендәге вакыйгаларга багышлана.
Кинокартинадагы вакыйгалар Бөек Ватан сугышы вакытында башлана. Фильмда украин кызы Оксана, мәҗбүри эвакуацияләнүдә булып, башкорт гаиләсендә яңа йортка таба. Фильм Русия Мәдәният министрлыгы һәм М.Кәрим исемендәге фонд ярдәме белән Мостай Кәримнең йөз еллык юбилее алдыннан Русиянең танылган режиссеры Александр Галибин тарафыннан төшерелгән.
"Бүгенге көндә Донецк һәм Луганск якларында ниләр булганын барыбыз да күрәбез. Меңләгән гаилә үзләренең туган урыннарын ташлап китәргә мәҗбүр. Башкортстан беренчеләрдән булып аларга ярдәм кулы сузды. Һәм бу күренеш Мостай Кәримнең әсәре белән аваздаш. Без Мостай Кәрим фондына, Әлфия Мостай кызы Каримовага һәм Тимербулат Олегович Кәримовка кыска вакыт эчендә фильмны безнең телеканал эфирында күрсәтүне оештырырга ярдәм иткән өчен рәхмәтлебез", - диде "Башкортстан" телерадиокомпаниясе директоры Рөстәм Зарафутдинов.
"Безнең республика Луганск һәм Донецк дусларына ярдәм итәргә булды. Чөнки авыр минутларда кешеләр бер-берсенә ярдәм итәргә тиеш. Һәрвакыт шулай булды-Башкортстанда игелекле һәм ярдәмчел халык яши бит", - дип белдерде фильмдагы төп рольне башкаручы яшь актер Арслан Крымчурин.
"Сеңлекәш" фильмын БСТ телеканалы 22 февральдә 19 сәгать 40 минутта күрсәтәчәк. Кабатлау-якшәмбе көнне 12 сәгать 30 минутта.