Яңалыклар
22 февраль 2022, 11:31

Камилә Вәлиева: “Мин сезнең өчен шуармын!”

Мәскәүдә Русия олипиада командасы спортчыларын тәбрикләделәр.  

Камилә Вәлиева: “Мин сезнең өчен шуармын!”Камилә Вәлиева: “Мин сезнең өчен шуармын!”
Камилә Вәлиева: “Мин сезнең өчен шуармын!”

Мәскәүдә Русия олипиада командасы спортчыларын тәбрикләделәр.

 

 Спорт осталарына махсус приз -  йөрәкле колье бүләк иттеләр.

  Камилә Вәлиева Пекиннан кайтканнан соң күпләр шикләнгән шартларда калмады, шунда ук боз өстенә күнекмәләргә чыкты. Беренчедән, ул таянычы һәм ныклы терәге булган тренерларына рәхмәт әйтте. “Сезнең белән үземне якланган итеп тоям һәм әллә нинди сынауларны да узарга әзермен. Сез миңа көч өстисез”, – диде.

 Үзе өчен җан атып торган бөтен кешеләргә дә Камилә рәхмәт белдерде. Аерым хатны ул урыс һәм инглиз телләрендә язган: "Кемнедер аермый, бу катлаулы хәлдә минем белән янәшә булган һәр кешегә – кем янәшәмдә булып тулысынча төшенкелеккә бирелергә ирек куймады, кем теләктәшлек белдергән хатлар язды, кем догада булды, кем миңа ышанды – барыгызга да рәхмәт әйтәм.

Минем җанатарларыма, гаиләмә, дусларыма, Русия олимпия командасына, минем туган илемә һәм бөтен дөнья кешеләренә рәхмәт! Барыгызга да рәхмәт! Мин моны һәрвакыт истә тотармын, рәхмәтле булырмын һәм сезнең өчен шуармын”.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Камилә Вәлиева: “Мин сезнең өчен шуармын!”
Камилә Вәлиева: “Мин сезнең өчен шуармын!”
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас