

Шушы көннәрдә Ишембайда “Аструм” сәүдә үзге янындагы парковкада зур чират барлыкка килгән.
Бак дисәң, бу көнне машинадан мандарин, помидор, хөрмә һәм чикләвекләр сатканнар. Ә хаклары кибеттәгегә караганда һәм хәтта яшелчә базарлары белән чыгыштырганда да бик очсыз булган. Ләкин продукция күмәртәләп кенә сатылган – кешеләр җиләк-җимешләрне әрҗәләп сатып алганнар.
Бу хәлләрне үтеп баручы бер кеше телефон камерасына төшергән. Ул видеоны социаль челтәргә урнаштырган һәм, шәһәр халкы “ач кебек кылана” дип, үз фикерен белдергән.
Постка карата комментарийлар да шактый җыелган. Берәүләр сатып алучыларны комсызлыкта гаепләсә, икенчеләр очсыз товар сатучыларны мактаган.
Монда бер сорау туа: ә ул очсыз товарны кайдан алып килделәр икән?