Яңалыклар
17 февраль 2022, 07:55

Курортларга очабыз

Кайсыбер категория гражданнарга билетлар субсидияле тарифлар белән сатылырга мөмкин. 

bashinform.rubashinform.ru
Фото: bashinform.ru

 “Уфа” аэропортыннан  Кара диңгез курортларына рейслар ачыла.

2022 елның май аеннан Анапа, Геленджик һәм Симферопольгә рейслар саны  арта, дип хәбәр итәләр аэропортның матбугат хезмәтендә.

Маршрутларга 100 кәнәфи сыешлы “Сухой Суперджет” SSJ100 һәм 220 урынлык Airbus 321 очкычларын җәлеп итәчәкләр.

Уфадан рейслар түбәндәге расписание буенча башкарылачак:

 –Анапага – 30 майдан дүшәмбе  һәм пәнҗешәмбе көннәрендә;

–Геленджикка – 31 майдан сишәмбе һәм җомга көннәрендә;

–Симферопольгә – 31 майдан шулай ук сишәмбе һәм җомга көннәрендә;

Аэропортның матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, пенсионерлар, балалар, яшьләр (23 яшькә кадәр), инвалид балалар һәм I төркем инвалидлар, шулай ук күп балалы гаиләләр Уфадан Симферопольгә билетларны  субсидияле тарифлар буенча сатып ала ала.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас