Яңалыклар
17 февраль 2022, 14:21

Инспекциянең күрсәтер эшләре бар

Бүген, ягъни 17 февральдә, БР үзйөрешле машиналар һәм башка төр техникаларның техник торышын күзәтү инспекциясе начальнигы Ринат Галимов җитәкчелегендә тармакның коллегия утырышы булды.

Инспекциянең күрсәтер эшләре барИнспекциянең күрсәтер эшләре бар
Инспекциянең күрсәтер эшләре бар

Коллегиядә 2021 елга үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләү өлкәсендә төбәк күзәтүенә нәтиҗәләр ясалды, 2022 елга бурычлар куелды.
Ринат Галимов белдерүенчә, 2022 елның 1 гыйнварына республика дәүләт күзәтү инспекциясендә 100 640 берәмлек үзйөрешле машина теркәлгән. Аларның 35 проценты физик шәхесләргә карый. 19%ы АПК предприятиеләренеке булса, 28%ы икътисадның төрле өлкәләрендәге оешмаларныкы. 2021 ел эчендә теркәлгән машиналар саны 2,4 %ка арткан.
Үзйөрешле машиналарны техник тикшерү 4 603 предприятиедә үткәрелгән. Шулай ук физик шәхесләргә караган 43 206 берәмлек техника тикшерелгән.
2021 елда "Снегоход", "Частник", "Трактор", "Хәвефсезлек көннәре", "Хәвефсезлек атналыклары", "Үзйөрешле машина" һәм башка профилактик операцияләр үткәрелгән.
Төрле ведомстволар вәкилләре катнашлыгында 3091 уртак рейд тикшерүләре оештырылган. Үткәрелгән профилактик эшләр юл-транспорт вакыйгалары санын 16%ка киметергә булышкан.
БР дәүләт техник күзәтүе инспекциясе 18 413 берәмлек үзйөрешле техника теркәгән. 14 меңнән артык тракторчы-машинист танытмасы тапшырган. Шул исәптә дәүләт хезмәтләренең 95 %ы бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша электрон рәвештә килгән гаризалар буенча күрсәтелгән.
2021 елда БР дәүләт-техник күзәтү инспекциясе эшен "Аттракционнарның хәвефсезлеге турында" Евразия икътисади союзының Техник регламент таләпләренә ярашлы дәвам иткән.

БР хөкүмәте сайты.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас